ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе шәһәр халкына гриппка каршы вакцинация ясату акциясен башлап җибәрә. 15нче сентябрьдән 15нче октябрьгә кадәр "Җиңү Проспекты", "Кәҗә бистәсе", "Яшьлек", "Авиатөзелеш"метро станцияләре янында, шулай ук ««Казан» агросәнәгать паркы» территориясендә мобиль прививка бригадасы эшләячәк. Гриппка каршы прививканы казанлылар һәр көнне сәг. 10-00нан -17-00 кадәр, ««Казан» агросәнәгать паркы» территориясендә дүшәмбедән кала, һәр көнне 8-00 дән 15-00 кадәр ясата алалар.
Бу көннәрдә кунаклар Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә тупланган тәҗрибәләрен өйрәнү максатыннан республикабызның медицина учрежденияләрендә йөрделәр.
ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Зәй районына эш визиты белән килде, анда ул Зәй районы үзәк хастаханәсенең беренче корпусында барган ремонт эше белән танышты.
2017 елның 15-16 сентябрьләрендә Казанда халыкара «IX Плужников укулары» фәнни-гамәли конференциясе булачак. “Плужников укулары” ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә уза. 2017 елда бу конференцияне уздыру урыны итеп юкка гына Казанны сайламыйлар. Казан медицина мәктәбе - Россиянең югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләп чыгаруда бәяләп бетергесез өлеш керткән аеруча танылган фәнни мәктәпләреннән берсе.
ТР Сәламәтлек саклау министры Боерыгы белән Дәүләт автономия сәламәтлек саклау учреждениесенең “8-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе” баш табибы вазыйфасына Воротилина Татьяна Николаевна билгеләнде.
Казахстан Республикасының Караганда өлкәсе Сәламәтлек саклау идарәсе делегациясе Түбән Кама һәм Яр Чаллы медицина учрежденияләрендә булды. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казахстан кунаклары Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә тупланган тәҗрибәләрен өйрәнү максатыннан республикабызның медицина учрежденияләрендә йөри.
Сәламәтлек саклау учрежденияләренең баш табиблары гриппка каршы прививка ясаттылар. Үз үрнәкләрендә медицина учреждениесе җитәкчеләре прививка ясатуның мөһимлеге турында сөйлиләр. Аеруча, прививканы грипп куркынычы янаган төркемгә керүчеләргә ясату мөһим.
Татарстан Республикасы “Баш һәм муендагы яман шешләргә иртә диагноз кую Европа атналыгы” дип аталган акциягә кушылды. 18нән 22нче сентябрьгә кадәр дәвам итүче акция кысаларында Татарстанлылар Республика онкология клиник диспансерында белгечләрдән бушлай консультация ала алачаклар.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына кешеләрнең мөнәсәбәтен бәяләү өчен сораулар урнаштырылган.
14 нче сентябрьдә ТР Фәннәр академиясендә күренекле кардиохирург, Россия фәннәр академиясе Кардиология фәнни үзәгенең Йөрәк-кан тамырлары хирургия һәм ангиология бүлеге җитәкчесе, Россия фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Акчурин Ренат Сөләйман улының кардиологиянең заманча проблемаларына багышланган ачык лекциясе узачак.