Түбән Камада яшәүчеләр бушлай күз һәм кан басымын үлчәргә һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәре сәүдә үзәкләренең берсендә «Үзеңнең сәламәтлегеңне тикшер» дигән акция узды. Акция кысаларында түбән камалылар бушлай күз һәм кан басымын үлчи алдылар. Акция катнашучыларында, шулай ук табиб килгәнче беренчел ярдәм күрсәтү мастер-классы зур кызыксыну уятты. Ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры кеше аңын югалтканда йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрү, шулай ук кан югалту һәм җәрәхәтләр очрагында нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International