ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2017 ел
җомга

Тире яман шеше – ул яман күзәнәкләр белән тиренең зарарлануы. Клиник авырулар төрлечә беленә. Кагыйдә буларак, бу  гадәти булмаган тигез булмаган кырыйлар белән миңнәр, яралар, төенчекләр. Кайвакыт тире шешләре авыртуны һәм дискомфортны чакыралар, ләкин шуның белән бергә бөтенләй авыртусыз була алалар. Пляжда ял итүне һәм солярийны яратучылар еш кына тире яман шешенең корбаннары булалар.

Балалар республика клиник хастаханәсендә диагностик һәм дәвалау мөмкинлекләре ел саен арталар. Белгечләр һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бергәләп эшләү аркасында яңа технологияләр һәм дәвалауның алымнары кертелә, Татарстан һәм Россия хәйрия фондлары булышлык күрсәтәләр.

Профориентация эшенең һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында бүген «Серго исемендәге завод» Җитештерү берләшмәсе» Акционер җәмгыятенең профориентация буенча киңәйтелгән Советы утырышында фикер алыштылар. Утырышта кадрлар мәсьәләләрен чишү максаты белән предприятие белән гамәлгә ашырган проектлар турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта аеруча актуаль булучы медицина кадрларының җитмәү мәсьәләсенә дә кагылдылар.

Атнага бер ничә тапкыр хастаханә клоуннары Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китәләр. Алар көлү – авыруларга һәм начар кәефкә каршы корал дип ышаналар. Клиника пациентларына шатлыкны хастаханә клоуннары 2011 елдан бирле бүләклиләр.


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Медицина оешмасының үсеш максатын ирешү өчен  стратегик һәм проектлы идарә итү коралларын куллану» дигән семинар башланды. Татарстан сәламәтлек саклау тармагының барлык дәрәҗә җитәкчеләре татарстан сәламәтлек саклавы өчен хәзер көнүзәк булучы проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле коралларны билгеләргә һәм кулланырга җыелдылар. Өч проект турында фикер алыштылар: дуслык сырхауханәсе, сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүматлаштыру һәм Сәламәтлек үзәкләрен оештыру.

Бүген ТР ССМ Республика клиник онко­логия диспансерына «РЖД» ААҖ сәламәтлек саклауның Үзәк дирекциясе вәкилләре башлык урынбасары Еле­на Малышева җитәкчелегендә килеп киттеләр

«Тыныч йокы, нәниләр!» тапшыруның геройлары КБМҮнең көчкенә пациентлар янына килеп чыктылар. Бәйрәм ВТБ банкының «Күз яшьләреннән башка дөнья» хәйрия программасы чикләрендә узды.

Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе зур сәләтлекләр белән тулган –  медиклар үз сәләтләрен эштә генә түгел күрсәтәләр. ТР атказанган табибы,  Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең геникология бүлеге мөдире Юрий Почитаевның шигырьләренең яңа җыетыгы дөнья күрде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елның II кварталы эчендә сәламәтлек саклау оешмаларының эш нәтиҗәсенең индикатив күрсәткечләре буенча эшчәнлек йомгаклары буенча мәгълүматлар бастырып чыгарган.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда эссе һава саклана. Республика халкына эсседә үз-үзеңне тоту гади кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Эссе һавада, беренче чиратта, физик активлыкны киметергә кирәк. Кеше организмында җылы алмашу (метаболик җылы продукциясе) физик активлык, климатлаштыру дәрәҗәләренә, кеше яшенә һәм тән төзелешенә бәйле. Кешеләр эссе һава вакытында физик активлык вакытында риск арту турында һәм эссе сугу симптомнары турында белергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International