ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең клиник-диагностик сырхауханәсе җирлегендә форманы үзгәртүче артроз турында сөйләгән чираттагы «Пациент мәктәбе» узды. Кардиолог-ревматолог, ТКҮРКХнең дәвалау-диагностикалау бүлеге мөдире Раиса Мерясева булганнарга буыннар авруларының беренче билгеләре турында сөйләде. Кагыйдә буларак, бу физик йөкләнеш вакытында һәм кичке вакытта авыртулар, зарар тигән буында тоткарланлык, хәрәкәтчәнлек чикләмәсе, төшенкелек халәтләре һ.б.

Татарстанда гриппка каршы вакцинацияләү тәмамланды диярлек. План 98 процентка тутырып үтәлде.

Бөтендөнья җитлекми туган балаларның көне алдында Балалар республика клиник хастаханәсендә белгечләрнең сроктан алда дөнья күргән балалар үстергән гаиләләр белән очрашуы узды.

Бүген «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда  студентлар өчен ашказаны-эчәк тракты авыруларының профилактикасы буенча акция узды.

Ел саен республикада 8 меңнән артыграк диабет белән яңадан авырып китүчеләр ачыклана.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Республика клиник офтальмология хастаханәсе булышлыгында Яр Чаллыда һәм Түбән Камада яшь макулодистрофиясе белән пациентлар өчен мәктәп узды.

Түбән Камада сәламәтлек саклауның үсеш перспективалары турында «Эшлекле дүшәмбедә»  сөйләделәр.

2016 елның 7 ноябреннән башлап 13нә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 8549 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1185 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6511 – төрле авыруларга, шул санда 188 инсультка һәм 41 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 99 тапкыр чыктылар.

Үткән якшәмбе Кама балалар медицина үзәгендә исәптә торучы бөтен балаларны берләштерде. Шәһәр рестораннарының берсендә  Бөтендөнья диабет белән  көрәшү көне чикләрендә хәйрия төшке аш уздырылды.                                                                                                                                                                             

Яшәү миллилитрлары» дигән акция «Сувар Плаза» бизнес-үзәгендә узды. Аның чикләрендә теләүче кешеләр кан бирә алдылар, шуның белән көчле авыручы кешеләрне үлемнән коткарып ярдәм итәргә.  Акциядә 50 кеше катнашты –  ул үзәкнең хезмәткәрләре һәм килүчеләре. Кан банкы 16 литр канга тулылынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International