Казанның Үзәк стадионында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре Спартакиаданы үткәрү вакытында «Бердәм Россия» партиясенең әгъзалары арасында «Кан басымыңны үлчә» дигән акцияне оештырдылар.
Бөтендөнья диабет белән көрәшү көнен Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бөтен дөньяда диабет белән авырый башлауның артуы янавына җавапта 1991 елда керттеләр.
950 хатын-кыз акциядә катнашты. Аларның 183дә сөт бизеләренең төрле патологияләре ачыкланды, 12дә – сөт бизенең яман шешенә шикләр. Шушы хатын-кызлар өстәмә тикшерүгә һәм диагнозга аныклык кертү өчен юнәлдерелделәр.
ТРда Онкологик авырулар белән көрәшү елында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча республикада «Мәгариф яман шешләргә каршы» кампаниясе уза. Кампания чикләрендә «Сәүдә кварталы» СКАҮдә «Яр Чаллы күкрәкнең яман шешенә каршы» акциясе булачак. Исегезгә төшерик, охшаш акция бүген Әлмәттә узды.
Бүген Әлмәттә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Әлмәт күкрәкнең яман шешенә каршы» акциясе узды.
Бүген Республика клиник офтальмология хастаханәсе булышлыгында Инвалидлар реабилитациясе үзәгендә «Пациент мәктәбе» узды.
Бүген Казанда «Инсультологиянең көнүзәк мәсьәләләре һәм инсульттан соң реабилитациянең инновацион технологияләре » дигән халакара катнашуы белән Республика фәнни-гамәли конференциясенең ачылуы булды.
Конференциядә 350 артык белгечләр катнашалар: тире-венерологик диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедраларының җитәкчеләре һәм белгечләре, практик табиблар – ил регионнарының дерматовенерологлары. Конференция 2016 елның 11 ноябренә кадәр узачак.
Бүген «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә Казан югары уку йортларының 68 студенты катнашкан «Вируслы гепатитлар профилактикасы» дигән акция узды.
2016 елның 14–18 ноябрендә Казан дәүләт медицина университетында медицина биологиясе, онкоиммунология, наномедицина өлкәләрендә әйдәүче галимнәрнең ачык лекцияләре узачак.