ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген «Н.А.Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлекнең Милли ФТИ» ФДБФОның директоры Р.У.Хабриев, ТР буенча Росздравнадзорның территориаль органы җитәкчесе Р.С.Сафиуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф.Яркаева конференцияне тантаналы ачтылар.

Бүген Казанга рәсми визит барышында «Спасение» сырхауханәсенә Дондагы Ростов шәһ. Сәламәтлек саклау һәм медицина оешмаларының идарәсенең делегациясе килеп китте. Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган дәүләт-хосусый партнерлык үрнәге кызыксындырган ростовчаннарның беренче визиты. 2013 елда концессион килешү чикләрендә ачылган ММИ  филиалы, «Спасение» сырхауханәсе – сәламәтлек саклау системасында шундый дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлегенең бердән-бер үрнәге. Экскурсия барышында ростовчаннар сыйфатлы ремонтны да, кабинетларның җиһазландыруын да, шулай ук түләүсез медицина ярдәмен күрсәтү буенча хезмәтләр бирүче хосусый клиниканы һәм шәһәр сырхауханәсен бер бинада берләштерүнең яхшы якларын бәяләделәр. «Хәзерге заманда Дондагы Ростовта ММИ системасы буенча эшләүче медицина үзәкләре шактый күп, – дип Дондагы Ростов шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Наталья Левицкая уртаклашты. – Ләкин алар бөтенесе, шулай әйткәндә, каймак алалар гына: тар белгечләрнең хезмәтләрен, лаборатор тикшеренүләрне тәкъдим итәләр. Бу бизнеснең социаль юнәлдерелгән булуы, медицина үзәкләре кабул итүче терапевтлар белән яхшы сыйфатлы шәһәр сырхауханәләре булуы теләктә».  

2016 елның 24 апрелендә дзюдо буенча Европа чемпионатының финал көрәшләре булды. Чемпионатның байрагы чираттагы Чемпионат узадырылачак Варшава шәһәренең вәкиленә тантаналы тапшырылды. 19 апрельдән башлап 25нә кадәр Казан 46 илдән 394 спортсменны кабул итте. «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның медицина хезмәткәрләреннән гыйбәрәт булган спорт  медицинасының биш мобиль бригадасы һәм Ашыгыч медицина ярдәменең ике бригадасы 4 татамида һәм «ТАТНЕФТЬ АРЕНА» СКның күнегү залында спортсменнарга медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин иттеләр.

Онкологик аывулар белән көрәшү елының чикләрендә ТРда, Әлмәт муниципаль районының төп оештыру чараларының перспектив планнарына ярашлы, ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр өчен төрле акцияләр, табиблар белән очрашулар, махсус репортажлар, онкологик авыруларның профилактикасы турында, риск факторлары  һәм аларны кисәтүнең 10 төп кыгыйдәсе турында яшәүчеләргә тулысынча белдерү өчен басым һәм электрон ММЧда белгечләрнең чыгышларын оештыра.

Яраткан татар шагыйрь Габдулла Тукайның 130-еллыгы алдында республикада сәнгатьчә укучылар конкурслары һәм шигърият бәйрәмнәре узалар. Түбән Кама медицина хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Гадәттәгечә бәйрәмне күп профильле үзәк хастаханәсенә янәшә куелган шагыйрь һәйкәле янында үткәрделәр.

Бөгелмә РҮХ баш табибы «Китапханә төне-2016» дигән шәһәрнең ел саен була торган масштаблы чарасында катнашты. Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә укуга булышлык күрсәтү өчен оештырылган акция төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулы кешеләрне берләштерде.

Бүген «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда  Иммунизациянең Европа атнасы чикләрендә «Иммунизациянең кимчелекләрен бетерергә» девизы астында фәнни-популяр лекцияләрнең циклын, Милли календарь чикләрендә прививкалы булмаган һәм авырмаган   кешеләргә профилактик прививкалар үткәрүне үз эченә алучы мәгълүматый программа башланды. «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССО пациентлары «ОРВИ һәм грипп профилактикасы» темасы буенча лекцион материаллар белән таныштылар. Сырхауханәнең табиблары гриппка каршы сезон вакцинациясен үз вакытында уздыру кирәклеге турында аңлаттылар, шулай ук борын куыгының гигиенасына өйрәттеләр. Студентлар борын юлын юдыру процедурасын үзләре үткәрделәр һәм  бу дәвалау-профилактик чарага югары бәя бирделәр. Шуннан башка профилактик прививкаларның Милли календаре чикләрендә IT-лицейның укучылырына вакцинация уздырылды.

24 апрельдән башлап 30на кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы (БССО ЕРБ) белән башланган,  Европа регионының илләрендә  уздырылучы Иммунизациянең Европа атнасын  (ИЕА) уздыру чикләрендә  «Менделеевск РҮХ» ДАССОның баш табибы Василий Голованов Менделеевск районында яшәүчеләр белән очрашты. Медицина оешмасы җитәкчесенең чыгышы иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук  иммунизациянең әһәмиятлегенә юнәлдерелде.

Ел саен апрельдә бөтен Европа  регионы буенча Иммунизациянең Европа атнасы  (ИЕА) билгеләнә. 2016 елда ИЕА «Иммунизациянең кимчелекләрен бетерергә» девизы астында уза. Аның максаты – йогышлы авыруларның профилактикасында һәр кеше мохтаҗ була дип аңлаудан кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иммунизация әһәмиятлеге турында халык хәбәрдарлыгын күтәрергә. ИЕА бурычы – халыкны прививкалар белән чолгап алуны арттырырга.  БССОның глобаль темасына туры китереп ИЕА -2016 Европа регионында кызамык һәм кызылча белән авыручылар санының шартлары турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкинлек кебек кулланырга тиеш. 26 апрельдән башлап 29на кадәр ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе халыкны иммунизацияләү мәсьәләләре буенча «кайнар»  линиянең эшен оештырачак. Иммунизацияләү мәсьәләләре буенча 2381533 номерлы телефон буенча (9.00 башлап 18.00 сәг. кадәр) шалтыратырга була.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 144кә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 6га, янгыннар буенча – 10га, бала табулар буенча – 4кә кимеде.Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 24кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 39га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 36га кимеде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International