ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә 500 артык хезмәткәр, волонтер, җәмәгать оешмаларының активисты, БРКХ дуслары клиника территориясен дә һәм эргәдәш утыртмаларны да чистарту һәм җыештыру буенча масштаблы шимбә өмәсенә җыелдылар.

Конференция программасында хәзерге заман шартларында медицина оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрүнең иң көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырылган. Конференция форматы пленар утырышны, секцион утырышларны, фәнни-гамәли симпозиумнарны, гамәли кейсларны, күргәзмәне үзенә кертә.

2016 елның 16 апрелендә «Игелекнең язгы атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе чикләрендә, физик культура һәм спорт белән шөгыльләрне популярлаштыру буенча, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлек буенча Чистай РҮХнең медицина эшчеләре белән чаралар уздырылдылар.


22
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген БРКХнең пульмонологик бүлегендә волонтерлар муковисцидоз белән авыручы кечкенә пациентларга Германиядә эшләнгән югары сыйфатлы небулайзерларны бүләккә тапшырдылар.

Бүген Мәскәү шәһәренең Сәламәтлек саклау департаментының «Медицина радиологиясенең фәнни-гамәли үзәге» ДБССО вәкилләренең ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенә визитлары булды. Делегация составында килделәр: нур диагностикасы буенча баш белгеч, м.ф.д., профессор С.П.Морозов һәм директорның фән буенча урынбасары, м.ф.к. С.Ю.Ким.

Бөтен Татарстаннан 200 артык  шәфкать туташы эшенең белгече килгән семинар халыкара катнашуы белән беренче тапкыр БРКХдә уздырыла.

Бүген ТР МДНнең «Закәт» хәйрия фонды ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе белән бергә «РКХнә Җомга күчтәнәче» яңа проектын башладылар. Бу көннән башлап һәр айның актык җомгасында хәйрия фондының хезмәткәрләре дәвалау оешмасының пациентларына хәл белергә барырга планлаштыралар.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхраҗыевның чираттагы эш белән чыгуы булды.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 20 апрелендә «Студенческая» сырхауханәсе хезмәткәрләре (эпидемиологлар, инфекционистлар) Казан шәһ. студентларның тулай торакларында «Талпан энцефалиты һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк вакытында профилактик чаралар» темасына лекциләр сериясен уздырдылар. Язгы-җәйге сезон җитү белән талпан энцефалиты һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән йогышлануның куркынычлыгы арта. Бу вируслы йогышларның төп таратучылары – иксод талпаннары һәм тычкансыман кимерүчеләр. Бу авырулар аларның дәвамы авырлыгы, өзлегүләр рискы һәм нервлар системасының зарарланулары белән аерылып торалар. Лекцияләр барышында шушы вируслы йогышлар белән авыручылар санының статистикасын белдерделәр, йогыш юллары һәм профилактика чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук тире авырулары, аерым алганда «кырчын тимрәү» дип билгеле булган микроспорияләр  темалары кагылып кителде. Студентлар мәгълүматны кызыксыну белән тыңладылар һәм лекцидән соң табиблар аларны кызыксындыручы сорауларга җавап бирделәр.

Бүген Казанда профессор И.Г. Салиховның туган көненнән 75-еллыгына багышланган «Спондилоартритлар XXI гасырда» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International