Кешенең сәламәтлеген һәм тормышын саклау беренче дәрәҗәле мөһимлеккә ия. Сәламәтлеккә һәм аны саклауга һәр кешенең хокукы бар. Ә һәр медицина хезмәткәре үзенең хокукларын һәм бурычларын да, аңа ярдәм яисә хезмәтләр күрсәтү вакытында пациентның хокукларын һәм бурычларын да белергә тиеш. Гражданнарның сәламәтлек саклау хокукый аспектлары, РФ һәм ТР үсешләренең приоритетлы юнәлешләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ӘМРның сәясәтләре, сәламәтлек саклавын оештыру ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головинаның лекцияләр циклына урта медицина персоналының белемнәрен камилләштерү максаты белән кертелделәр.
Дәвалау оешмасының администрациясе бу инициативаны хупларга һәм акция чикләрендә иртәнге гимнастиканы дәвалау оешмасының коллективлары белән уздырырга карар итте.
23 апрельдә Казан һәм ТРның башка шәһәрләре язучы Абдрахман Әбсаләмовның «Ак чәчәкләр» тексты буенча «Бердәм диктант» язачаклар. «Бердәм диктантны» Сез дә языгыз һәм үз телегезне белүегезне белегез!
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академисенең Уку-лаборатор корпусында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхрәҗыев рәислеге астында Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтер көненә туры китерелгән, «Казан марафоны-2016. Үзеңне тикшер!» дигән бөтенроссия ярышларын Казан шәһ. хәзерләү һәм 2016 елның 15 маенда уздыру буенча Республика оештыру комитетының утырышы булды.
Бүген «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОда һәм Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре филалларында Татарстан Республикасында игълан ителгән «Игелекнең язгы атнасы» чикләрендә «Кан донорының Милли көненә» багышланган донор акцияләре булдылар. Акцияләр «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ җәмәгать оешмасы белән Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыкның булышлыгында оештырылдылар. Татарстан Республикасында бу көнне 436 кеше кан бирде, кан банкы 178 литрдан артыграк донор каны белән тулыланды.
Бүген Казанда «Корстон» МККда «Сәламәтлек саклавында рискларның сыйфаты һәм алар белән идарә итү» дигән, шәхси һәм дәүләт клиникаларының белгечләре өчен сыйфат белән идарә итү буенча Россиядә һәм БДБдә иң эре Халыкара конференциянең ачылуы булды.
«Яшь профессионаллар» дигән Ачык региональ чемпионатның җиңүчесе Александра Крайнова Саранск шәһ. булган Идел буе федераль округында Worldskills Russia Милли чемпионаты ярым финалының җиңүчесе булды. «Медицина һәм социаль карау» номинациясе 6 катнашучы белән түбәндәге биш регионнан тәкъдим ителде: Самара өлкәсе, Мордовия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Мари Эл Республикасы, Татарстан Республикасы. Казан медицина көллиятенең студенткасы ярым финалның абсолют җиңүчесе булды.
2016 елның 5нче апреленнән булган 68-рп номерлы РФ Президенты әмеренә ярашлы 2016 елда коммерциясез хөкүмәт тарафында булмаган оешмаларга грантларны бирү буенча ачык конкурсның беренче этабында катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.
Менделеевск РҮХнең хезмәткәрләре дә шушы акциядә катнашудан читтә калмадылар. Шулай, бүген «Игелекле хезмәтләр көне» чикләрендә сырхауханәнең медицина хезмәткәрләре өйләренә актив килеп китеп аз мобиль булган пациентларга өстәмә патронаж уздырдылар.
«Диспансерлаштыру иртәнге стадиядәге онкологик авыруларның 70 процентын, ә соңгыда – 7 процентын ачыклап күрсәтте», – дип Венера Рәхимова игътибар итте. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының сүзләре буенча, бу бик яхшы күрсәткечләр, чөнки уңышлы дәвалау өчен медицина процедураларын мөмкин булганча иртәрәк башларга кирәк.