ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Пациент Н. ТР ССМ РКОДның 11нче номерлы онкология бүлегенә бөернең яман шеше диагнозы белән керде. Тикшерү мәгълүматлары буенча, бөер проекциясендә шактый күләмдә 23*15 см шешкә ошаган барлыкка килү визуаль булып күренде. Шундый зурлыкта шеш белән бөерне кисеп алу вакытында операцияне уздырганда төп катлаулылык – шактый зур кан югалту мөмкинлеге.

Мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Милли донор көне Россиядә ел саен 20 апрельдә билгеләнә. Бу көнне Татарстанда игълан ителгән «Игелекнең язгы атнасы» чикләрендә «ТР ССМ РКҮ» ДАССОда һәм Яр Чаллы шәһ., Түбән Кама, Әлмәт һәм Иннополис шәһәре филиалларында «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» Региональ җәмәгать оешмасы белән бергәләшеп Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр  һәм спорт эшләре буенча министрлыгы булышлыкларында донор акцияләре узачак.

16 апрельдә WETLABта укытуның чираттагы курсы   тәмамланды. Анда Татарстан Республикасының гына түгел, Идел буеның башка регионнарының шәфкать туташлары да катнаштылар. Укыту ике җирлектә: «ТР ССМ РКОХ» ДАССО и «ЮМТҮ» уздырылды. Укулар лекцияләр һәм гамәли шөгыльләр төрендә уздылар.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин республиканың югары уку йортлары (юуй) гуманитар һәм социаль-икътисадый фәннәр буенча кафедраларының мөдирләре белән очрашу уздырды.

Ашыгыч медицина үзәгендә ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен оештыру тәҗрибәсе белән Волгоград шәһ. 25нче номерлы АМЯШКХ ДССОның табиблары: баш табиб – Наталья Виктор кызы Ляхова һәм кабул итү бүлеге мөдире – Максим Владимир улы Бочаров таныштылар


17
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Татарстан медиклары Казанда бүген, «Исәнлек» көнендә  булган велосипед ярышында катнаштылар.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча, модульле подстанцияләрне эшләп чыгару серияле булырга тиеш.  «Бу проект буенча Севастополь – алдан баручы. Модульле подстанцияләр яңа микрорайоннар өчен яхшы чишелеш. Бу проект тиражланачак, дип  ышанам. Татарстан аны куллана башлыячак, башка регионнар да», –  Вафин ТАСС интервьюсында әйтте.

«Язгы игелек атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН# #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН# яхшы эшләр эстафетасы» дигән республика иреклеләр акциясен һәм «Спорт Татарстаны» республика  акциясен   уздыру чикләрендә, Минзәлә районы үзәк хастаханәсенең хезмәткәрләре «Веста» дигән күппрофильле яшьләр үзәге белән бергә  бүген үзәк стадионда «Исәнлек» көнен уздырдылар. Бу көн исәнлеккә багышланган, чөнки сәламәтлекне саклау – бүген республикабызның сәясәте нигезләнүче  баш приоритетларының берсе. Көн программасында сәламәтләндерүче гомуми ныгытучы зарядка, ялкындыра торган флешмоб булдылар. Чараның кульминациясе «Сәламәт булырга  – бик яхшы!» девизы астында масса-күләм йөгереш булды. Чарада катнашучылар эшкә саләтлелекне арттыру, сәламәтлекне ныгытту, аручанлыкны киметү генә түгел, ләкин бөтен көнгә бик шәп кәеф белән көч җыйдылар!

Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатында «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы «Исәнлек» акциясе чикләрендә КФУ (КИФУ) хезмәткәрләре һәм студентлары белән бергә иртәнге зарядканы уздырды.


16
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген «Минзәлә РҮХ» ДАССОда «Яхшы эшләр көне» уздырылды. Хастаханәдә хастаханә территориясен, шулай ук аңа янәшә булган территорияне  җыю һәм төзекләнделү буенча шимбә өмәсе үткәрелде. Агач ботакларын кисү һәм агачларны буяу ясалды, бордюрлар буялды, чүп җыелды һәм  төяп чыгарылды. Матур язгы көнне хастаханәнең бөтен бүлекчәләренең хезмәткәрләре яхшы кәеф белән эшләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International