Татарстан Республикасында уздырылучы Сыйфат атнасы чикләрендә ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе «ТР ММИТФ» ДОның белгечләре белән бергә пациентларның хокуклары буенча акцияне үткән шимбәдә, 9 апрельдә уздырды. Халыкка медицина ярдәмен һәм консультатив кабул итүне алуга хокуклары турында хәбәр итү максатында түбәндәге белгечләр чакырылдылар: «ТР ММИТФ» ДОның страховать ителгән гражданнарның хокукларын яклау бүлегенең башлыгы Ольга Полякова, гастроэнтеролог Елена Майорова (м.ф.к., КДМА), невролог Миләүшә Ярмөхәммәтова (м.ф.к., РКХ), эндокринолог Людмила Куршакова (м.ф.к., «РТЮ (РЖД)» ААҖнең Казан станциясендә Бүлендек клиник хастаханәсе» КБССО бүлегенең мөдире), кардиолог Елена Әхмәтҗанова (Казан шәһ. 7нче ШКХнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары).
Бөгелмә РҮХ бөтен хезмәткәрләренең яртысыннан артыграк – урта медицина персоналы. Һич арттырмыйча әйтергә була, Бөгелмә муниципаль районы сәламәтлек саклау системасының эше аларның көйле эшләренә, һөнәри вызыйфаларын төгәл үтәүгә һәм көн тәртибен грамоталы төзүгә бәйле.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә халыкның зәгыйфь һәм социаль яктан якланмаган төркемнәре өчен Тәбәнәк бусага үзәгенең ачылуы булды. «Яңа гасыр» Автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы Яр Чаллы тире-венерология диспансеры белән бергәләп бу үзәкнең оештыручылары булып чыктылар.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) Ачык региональ чемпионатының җиңүчесе Александра Крайнова Саранск шәһ. 13 апрельдән башлап 16на кадәр булачак чемпионатның Округ этабында катнашачак. Исегезгә төшерәбез, «Казан ярминкәсе» ААҖдә 6–9 апрельдә Татарстан Республикасының 2016-чемпионаты узды. «Медицина һәм социаль карау» компетенциясе буенча Казан шәһ., Яр Чаллы шәһ., Түбән Кама шәһ. һәм Бөгелмә шәһ. медицина көллиятләреннән һәм училищиләреннән 6 студент катнашты.
Ачык ишекләр көне чикләрендә абитуриентлар һәм аларның ата-аналары Стоматологик сырхауханәгә, КДМУ Тарих музеена килеп китәргә һәм югары уку йортының башка экскурсия маршрутлары буенча йореп кайта алачаклар.
Акциянең белем бирү максаты бар, ул авыз куышлыгы һәм бөтен организм сәламәтлекләренең үзара бәйләнешен өйрәнүгә багышлана.
Аркада авырту мәсьәләләрен өйрәнү өлкәсендә Россиянең әйдәүче белгечләре конференция эшендә катнашачак: профессорлар М.Ю. Кукушкин, А.Б. Данилов, П.Р. Камчатнов.
Россиянең оториноларингологлары съезды биш елга бер тапкыр уздырыла. Оториноларингологларның Россия җәмгыятен 1903 елда оештыру моментыннан 18 съезд уздырылды инде. Россия оториноларингологлар җәмгыятенең булачак XIX съезды киләчәк биш елга белгечлекнең үсеше бурычларын куярга тиеш.
Чараның чикләрендә фәнни-педагогик җәмәгатьчелек министрга кызыксындыручы сораулар бирә, ике яклы мөмкин булган үзара тәэсир итү планларын билгели алачак, очрашу тәмамлангач югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүче Татарстанның иң эре дәвалау оешмаларының берсе буенча экскурсиягә бара алачак.
Тормышның 58нче елында авыр һәм озакка сузылган авырудан соң «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры» ДАССОның оештыру-методик һәм консультатив эш буенча баш табиб урынбасары Габбас Габдулхак улы Төхвәтуллин вафат булды.