Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры В.Г. Шайхразиев «Казан дәүләт медицина университеты сәламәтлек саклау системасы өчен кадрларны чыныктыру урыны була, һәм нәкъ монда могҗизалар эшли торган белгечләр укуны узалар, һәм тырышып укырга кирәклекне аңлаган студентлар укыйлар – аларга бит кешеләр яшәве бәйле», – дип билгеләде.
2015 елның 26 маеннан башлап 29на кадәр Казан шәһ. «Ревматологиядә һәм онкоревматологиядә коморбид мәсьәләләр» дигән Бөтенроссия конференциясе чикләрендә уздырылган чараларда катнашырга чакырабыз. «Ревматологиядә һәм онкоревматологиядә коморбид мәсьәләләр» дигән Бөтенроссия конференциясен ачуның тантаналы церемониясе 26 майда 18.00 сәг. КДМУның Актлар залында булачак. 27 майда «Салих укулары» Пленар утырышын (Ривьера отеле, Ф.Әмирхан пр., 1) үткәрү белән фәнни-гамәли конференция 27 майдан башлап 29на кадәр уздырылачак. Конференция программасын www. rheumatolog.ru сайтында карап була. 2015 елның 28 маенда 11.00 сәг. КДМУ Галимнәр советының Утырышлар залында «В.А. Насонова исемендәге Ревматологиянең фәнни-тикшеренү институты» ФДБФОның директоры, РФА академигы, профессор, м.ф.д. Е.Л. Насоновның студентлар, интерннар, ординаторлар белән «XXI гасырда ревматологиянең актуаль мәсьәләләре» темасы буенча очрашуы булачак. 29 майда 9.00 сәг. РФА академиклары Е.Л.Насонов, В.Г. Савченко, А.Г.Румянцев, В.И.Коненков, А.Ю.Барышников катнашулары белән «Ревмоонкология» секциясе (Ривьера отеле, Ф.Әмирхан пр., 1) булачак.
Яшел Үзән муниципаль районында наркоманияне, алкоголизмны, тәмәке тартуны, СПИДны профилактикалауга юнәлгән «Без яшәү өчен» агитацион визиткалар конкурсы булды.