Яшел Үзән муниципаль районында наркоманияне, алкоголизмны, тәмәке тартуны, СПИДны профилактикалауга юнәлгән «Без яшәү өчен» агитацион визиткалар конкурсы булды.
Конкурсны ЯҮМР мәгариф идарәсенең, «Яшел Үзән РҮХ» ДАССОның булышлыгында А.М. Горький исемендәге МСХИҮ МБОсы оештырды. Конкурста шәһәрнең һәм районның уртача белем бирү мәктәпләренең 5–10 классларының укучылары, шәһәрнең студентлары катнашты.