Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин журналистлар белән эш буенча иң актив җитәкче дип танылды. Ул «Хөрмәтләнү (Признание) » номинациясендә җиңүче булды. Бүген «Пирамида» ККККда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә «Бәллур каләм» – «Хрустальное перо» дигән республика конкурсының йомгакларын ясадылар.
Конференция Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече – балалар фтизиатры, м.ф.д., профессор Аксенов В.А., Татарстан Республикасында бала хокукы буенча вәкиле Удачина Г.Л., Идел буе федераль округының бөтен регионнарының һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округының, Приморье Федераль округының, Урал Федераль округының, Пермь краеның, Саха Республикасының (Якутия), Кырым Республикасының, Беларусь Республикасының һәм Казахстан Республикасының баш белгечләре – балалар фтизиатрлары катнашулары белән узачак.
Бүген ТР Офтальмологлар җәмгыятенең утырышы булды һәм аның кунаклары – офтальмология кафедрасы мөдире, Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицинасы академиясенең халыкара бәйләнешләр буенча проректоры, профессор Бржеский В.В. һәм Дадали В.А., х.ф.д., Мечников И.И. исемендәге ТКДМУның биологик химия кафедрасының профессоры (Санкт Петербург шәһ.) булдылар.