Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин журналистлар белән эш буенча иң актив җитәкче дип танылды. Ул «Хөрмәтләнү (Признание) » номинациясендә җиңүче булды. Бүген «Пирамида» ККККда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә «Бәллур каләм» – «Хрустальное перо» дигән республика конкурсының йомгакларын ясадылар.