ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада 2нче номерлы сырхауханә узган елда масштаблы тергезүдән соң ачылды. Дәвалау оешма эшенең 11 ай эчендә 185 меңнән артык кеше дәвалау узды.

Бүген Мамадыш районының Шәмәк авылында «2012–2016 ел.  Татарстан Республикасы халкына  беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды.

60 кешедән артык бүген Норлатның сәүдә үзәкләренең берсендә җыелдылар – анда бүген Норлат районы үзәк хастаханәсенең медхезмәткәрләре «Үз сәламәтлегеңне тикшер» дигән акция уздырдылар. Килүчеләр артериаль һәм күз эчендәге кан басымын тикшерә алдылар, табиблар үз чиратларында эссе һавада ничек сәламәтлекне сакларга дигән киңәшләр бирделәр. Шулай, күтәренке артериаль кан басымы белән кешеләр табиб консультациясен, шулай ук «Үзеңне тикшерү көндәлек дәфтәрен»һәм гипертония белән авыручылар өчен белешмәлекләр алдылар. Шулай ук шәһәрдә торучыларга кояш (эссе) сугуын, кояш пешерүен профилактикалау турында сөйләделәр, ялга җыенучыларга да киңәшләр бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International