60 кешедән артык бүген Норлатның сәүдә үзәкләренең берсендә җыелдылар – анда бүген Норлат районы үзәк хастаханәсенең медхезмәткәрләре «Үз сәламәтлегеңне тикшер» дигән акция уздырдылар. Килүчеләр артериаль һәм күз эчендәге кан басымын тикшерә алдылар, табиблар үз чиратларында эссе һавада ничек сәламәтлекне сакларга дигән киңәшләр бирделәр. Шулай, күтәренке артериаль кан басымы белән кешеләр табиб консультациясен, шулай ук «Үзеңне тикшерү көндәлек дәфтәрен»һәм гипертония белән авыручылар өчен белешмәлекләр алдылар. Шулай ук шәһәрдә торучыларга кояш (эссе) сугуын, кояш пешерүен профилактикалау турында сөйләделәр, ялга җыенучыларга да киңәшләр бирделәр.