Алексеевск районының Урманасты Шынталасы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкының уңайлы шартларда беренчел медицина ярдәмен алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Алексеевск үзәк район хастаханәсендә рентген компьютер томографиясе-рентген кабинеты ачылды. Ике проект та - ФАП төзелеше һәм КТ-урнаштыру Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында тормышка ашырылды.