Казан янында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 18 яшьлек кызны санавиация вертолеты белән Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр, дип хәбәр итә клиника матбугат хезмәте.
"Кызның хәле авыр дип бәяләнә. Ул ИВЛга тоташтырылды. Кызның баш мие травма алган, хәзер ул реанимация бүлегендә, белгечләр белән консультацияләр алып барыла», – диде 3нче реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире Линар Нурмөхәммәтов.
Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, ЮТҺ Казан янындагы Васильево бистәсе янында булган. Бурят номерлары белән автомобиль каршы юлга чыгып, «КАМАЗ» белән бәрелешә.
Санитар авиация халыкка үз вакытында махсуслаштырылган медицина ярдәмен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Хезмәт «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Санитар авиацияне үстерү» проекты ярдәмендә мөмкин булды.