Мега сәүдә үзәгендә вакцинацияләүнең мобиль пункты барлык теләүчеләрне дә кабул итүне дәвам итә. Прививканы сәүдә үзәгенә керү юлында – IKEA җәйге кафесының пыяла бинасында ясарга була. Медиклар көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.
Прививканы шулай ук сырхауханәләрдә һәм Казан шәһәренең башка мобиль пунктларында ясатырга була:
▪ Саклык банкы (Пушкин ур., 4) дүшәмбедән җомгага кадәр 9: 00дән 14: 00гә кадәр
▪ Мәдәни үзәкләр:
- «Сәйдәш» Мәдәни Үзәге (дүшәмбедән җомгага кадәр 9: 00 дән 17: 00 гә кадәр)
- «Московский» мәдәни үзәге (дүшәмбе-шимбә көннәрендә 10: 00 дән 19: 00 гә кадәр)
- В. И. Ленин ис. мәдәният йорты. (дүшәмбедән җомгага кадәр 13: 00дән 19: 00гә кадәр)
Южный һәм Парк Хаус сәүдә үзәкләрендә вакцинация пунктлары гриппка каршы вакцинация һәм CОVID-19дан кабат вакцинация үткәрәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, сәүдә үзәкләренә керү өчен QR-код белән сертификат булырга тиеш.