«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясе узды (14 октябрьдә билгеләп үтелә). Сүз күз авырулары статистикасы, күрү сәләте кимү сәбәпләре, офтальмология патологиясен диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлекләре турында барды. Журналистларның сорауларына түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире (МХО), югары категорияле табиб-офтальмолог, офтальмохирург Илсөяр Сабирова, югары категорияле табиб-офтальмолог, м.ф. к., Адамюк исемендәге республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмохирургы Софья Булгар һәм Адамюк исемендәге республика клиник офтальмология хастаханәсенең балалар табиб-офтальмологы Ленара Хәнифуллина җавап бирде.
Республикада яшәүчеләр барыннан да ешрак аккомодация һәм рефракция бозу, ягъни күрү кискенлеге начарлану белән җәфа чигә. Мондый пациентлар регионда офтальмология проблемасы булган барлык авыруларның 25% ын тәшкил итә. Моннан тыш, 20% - катаракта, ә 14% - глаукома белән авыручылар.
"Балалар бик күп вакытларын гаджетлар белән үткәрә: телефоннар, компьютерлар, планшетлар. Әлбәттә, бу балаларның күрү сәләтенә бик тискәре йогынты ясый. Бу дүрт - биш яшьтә үк ерактан начар күрүгә китерә. Гаджетлар белән үткәрү вакыты бала өчен 15-20 минуттан да артмаска тиеш", - диде Ленара Хәнифуллина.
Офтальмолог күзләрне даими тикшерергә кирәклеген искәртә.