Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең хокукларын яклау буенча укыту семинары узды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе базасында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы аппараты белгечләре белән тармак хезмәткәрләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча профсоюз оешмасы эшчәнлегенә багышланган уку семинары узды.

Семинарда кадрлар, икътисад, юридик хезмәтләр, хезмәтне саклау буенча белгечләр, Әлмәт районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең, шулай ук Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман һәм Урыссу үзәк район хастаханәләренең профсоюз комитетлары рәисләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International