Актаныш район үзәк хастаханәсендә махсус хәрби операция геройларының гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган күңелне нечкәртә торган чара узды.
Очрашуга хәрбиләрнең әниләрен, әтиләрен, хатыннарын, апаларын һәм башка якын туганнарын чакырганнар.
Кунаклар өчен сый-нигъмәтләр белән бәйрәм өстәле әзерләделәр – сугышчылар туганнары авыр уйлардан читкә китсен һәм җылы даирәдә булсын өчен, оештыручылар максималь уңайлы, өйдәге атмосфера булдырырга тырыштылар .
Хастаханәнең баш табибы Айдар Рәфкать улы Хаев җылы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.