«Мамадыш район үзәк хастаханәсе» ДАССУның медицина хезмәткәрләре — Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәзерге заман геройлары турында фильмы
..Бөек Ватан сугышының 1418 көне һәм төне кешелек хәтеренндә беркайчан да онытылмаячак. Ватанны саклауга 35 миллион кеше басты.
Мамадыш районыннан фронтка 16 151 кеше киткән, шуларның 8893е әйләнеп кайтмаган. Ә Мамадыш шәһәре фронтка 1156 кешене җибәргән, шуларның 582се сугыш кырларында мәңгегә башларын салган.
Мамадыш районы медицина хезмәткәрләре дә бер сафта көрәште. Алар арасында табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитаркалар, элемтәчеләр, шоферлар бар иде. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күпләр орден-медальләр белән бүләкләнде.
Әмма иң мөһиме - ветераннар киләчәк буыннарга фронт бүләкләрен генә түгел, үз һөнәрләрен ярату, Ватанга риясыз хезмәт итү үрнәген дә калдырдылар.
Сылтамада карарга мөмкин: https://vk.com/wall-204941535_4519