Сәламәтлек саклау министрлыгында 2022 елга максатлар һәм бурычлар турында фикер алыштылар

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет 2022 елга халык алдында куелган максатлар һәм бурычлар турында фикер алышуны башлады. Фикер алышуга 20 тәкъдим чыгарылган. Алар сәламәтлек саклауның барлык өлкәләренә: онкология хезмәте, кардиология, медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларына, электрон язылу, паллиатив ярдәм, коронавирус йогышын кичергән пациентларны реабилитацияләүгә кагылышлы тәкъдимнәр иде.

Проект гражданнарның идарәчел карарлар кабул итү, республика үсеше процессларына җәлеп итү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, һәм ул Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә тормышка ашырыла.

Барлык 20 тәкъдим дә эшләп бетереләчәк. Аннары аларны онлайн-тавышка чыгарачаклар. Татарстанлылар үз тавышларын ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бирә алалар. Нәтиҗәдә, 6 максат һәм бурыч билгеләнәчәк, алар 2022 елда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эшендә өстенлекле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International