Анестезиология һәм реанимация хезмәте. Бала тудыру йортында авыртуны басу ысуллары турында Түбән Кама табибы сөйли

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама перинаталь үзәгенең анестезиология һәм реанимация бүлегендә югары квалификацияле анестезиологлар-реаниматологлар эшли. Шуларның берсе - Фәррух Муминов, табиб анестезиолог-реаниматолог.

- Фәррух Имомназарович, бала тудыру йортында табиб анестезиолог - реаниматологның бурычлары нинди?

Безнең бурычларга кесарь кисеме вакытында пациентларны анестезия белән тәэмин итү, бала тапканда авыртуны басу, өстәвенә һәр очрак өчен максималь куркынычсыз төр табу мөһим. Моннан тыш, без операциядән соң терапияне дә күзәтәбез һәм алып барабыз.

- Түбән Кама бала тудыру йортында анестезиянең нинди төрләрен кулланалар?

- Безнең бала тудыру йортында берничә төр анестезия кулланалар. Шул исәптән спиналь анестезия (98% ка якын), эпидураль анестезияне еш кына хатын-кыз теләге буенча  яки табиб бәяләмәсе буенча кулланабыз. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясен кулланып тоталь эчке анестезия, ИВЛ белән катнаш эндотрахеаль анестезия, ингаляцион наркоз һ. б.

- Безнең Перинаталь үзәктә еш кына эпидураль анестезиягә мөрәҗәгать итәләр, аны паөиент үзе билгели аламы?

- Шактый еш кулланабыз. Без арка миенә катетер куябыз һәм анестезия препаратларын кертәбез, алар тулгак вакытында 98% ка диярлек авыртуны төшерә. Хатын-кызның көч җыю мөмкинлеге барлыкка килә. Әгәр дә каршы күрсәтмәләр булмаса, акушер-гинеколог белән уртак карарга килеп, булачак әни теләге буенча ясыйбыз.

- Операцияләрдә, аерым алганда, кесарь кисем вакытында авыртуны басуның нинди ысулы кулланыла?

- Кесарь кисеме операциясе вакытында без еш кына спиналь анестезияне кулланабыз. Хатын-кыз аңында була, әмма тәннең аскы өлешендә авыртуны сизми.

- Анестезия белән бәйле куркынычлар күпме?

- Бу - эшнең аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә һәр операция алдыннан без патологияләрне ачыклау һәм аларны рискларны киметү өчен пациентны тикшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International