Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучылары өчен лекторий уздырды. Лекция хәрәкәт активлыгына, спорт травматизмына һәм травматизмны профилактикалау алымнарына багышланган иде.