Менделеевск балалар сырхауханәсе быел капиталь ремонттан соң пациентлар өчен үз ишекләрен ачачак

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Менделеевск шәһәрендә балалар поликлиникасы бинасына капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Моңа федераль бюджеттан 86,6 миллион сум бүлеп бирелгән. 1960 елда төзелгән өч катлы бина Менделеевск хастаханәсенә 1991 елда тапшырылган.

Ремонт бу елның февралендә башланды. Бинада җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, сантехника системалары алыштырылды. Барлык биналарда да тәрәзә һәм ишек блоклары алыштырылды. Поликлиникага кергәндә пандус корылды, балалар коляскаларын урнаштыру өчен махсус урын булдырылды. Бу үзгәрешләр районның балалар халкы өчен медицина ярдәменең сыйфатын  яхшыртуга ярдәм итәчәк. Поликлиника 6 меңгә якын бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта якындагы территорияне төзекләндерү эшләре бара. Менделеевск РҮХнең балалар сырхауханәсенә капиталь ремонтны ноябрь аенда төгәлләргә планлаштыралар.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча эш Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла. 2025 елга кадәр бу максатларга бөтен ил буенча кимендә 500 млрд. сум акча юнәлдереләчәк, шуның 90 млрд.сумы – 2021 елда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International