Татарстан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү мәсьәләләре буенча регионнар белән видеосөйләшүдә катнашты

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бүген «Россия Федерациясе сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» программасы мәсьәләсе буенча илнең төбәкләренең тармак министрлыклары вәкилләре белән видеоселектор киңәшмә уздырды. Программаны тормышка ашыруның агымдагы мәсьәләләре: фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен, сырхауханәләрне, региональ программаларны финанслау чыганаклары һәм күләмнәре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендәге ТР сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзәндә булып, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә торган балалар поликлиникасы бинасын карады. Татарстан Республикасында 2021 елда 12 объект төзү планлаштырыла: 3 поликлиника (Яшел Үзән ш., Минзәлә ш., Биектау поселогы), 2 табиб амбулаториясе (Яшел Үзән ш., балалар поликлиникасы (Югары Ослан РҮХ), 7 фельдшер-акушерлык пункты.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы илдә бу елның гыйнварыннан Россия Президенты йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International