Буа хастаханәсендә яңа томограф урнаштыру бара

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Буа шәһәренең үзәк район хастаханәсендә магнит-резонанс томографы урнаштырылган. Заманча медицина диагностикасы җиһазларын сатып алу Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды. Ул илдә В.Путин инициативасы белән бу елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. Эшләрнең бәясе 74 миллион 240 мең сумга бәяләнә.  Хәзерге вакытта инженерлар аппаратны көйли, җиһазларны көйләгәннән һәм персоналны укытудан соң пациентларны кабул итү башланачак. РҮХ поликлиникасы сменага 610 кабу итүгә исәпләнгән. Магнит-резонанс томография эчке органнарның сурәтләрен алырга мөмкинлек бирә, төгәл диагноз куярга, дөрес дәвалау билгеләргә булыша.

Татарстанда 2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча 16 берәмлек медицина җиһазлары сатып алу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International