Бөгелмәдә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында сырхауханәне ремонтлыйлар

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Бөгелмә Үзәк район хастаханәдә өч катлы сырхауханәне капиталь ремонтлау эшләре бара. Бина 1977 елда төзелгән. Сырхауханәдә тәрәзәләр, ишекләр, вентиляция системасы, су системасы, электрика алмаштырылды. «Зур эшләр үткәрелде. Подвалда электр щитлары, барлык электр үткәргечләр алыштырылды, яктырту челтәрен яңарттылар», - диде «Бөгелмә РҮХ» ДАССУ баш табибы Александр Иванов. Моннан тыш, фасадны ремонтлау төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта төзелеш бригадалары бина эчендә шөгыльләнә. Түшәм һәм диварларны буяу дәвам итә. Шулай ук сантехника алмаштырыла. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең программасы кысаларында башкарыла, аларны әлеге объектта декабрьдә төгәлләргә планлаштыралар. Эшләрнең бәясе 91,2 млн. сум. Район үзәк хастаханәсе  89 110 кешегә хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International