Ике яшь белгеч Буа район үзәк хастаханәгә быел эшләргә килгән. Бу - Буада яшәүче, клиник ординатураны тәмамлаган невролог һәм Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган педиатр. Алар өчен ярдәм чаралары күңелле бонус булды. Эшкә урнашканнан соң ук табиблар хуҗалык эшләре өчен 21 588 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Өзлексез эшләүнең беренче өч елы дәвамында алар ай саен 1794 сум акча алачак. Акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты кысаларында республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Күрше төбәктән килгән табиб бер бүлмәле эш фатиры белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта педиатр-кызга "Земский доктор " программасы буенча бер миллион сум бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә.