Биектау районының Крутояры авылында ФАП төзелеше төгәлләнде

2021 елның 19 ноябре, җомга

Татарстанның Биектау районының Крутояры авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы кысаларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Ул типиклаштырылган проект буенча төзелгән. Аның мәйданы 84,3 квадрат метр. Барлык төзелеш эшләре тәмамланган, керү юллары җиһазландырылган, кирәкле җиһазлар кайтарылган. Роспотребнадзордан рөхсәт документларын алганнан соң пациентларны кабул итү башланачак. Медпунктка 1178 кеше беркетелгән, шуларның 302се - балалар, 650е – эшкә яраклы һәм 226сы - өлкән яшьтәге кешеләр. Якындагы медучреждениеләр өч һәм сигез километр ераклыкта урнашкан. Усад табиб амбулаториясенә кадәр - 3 км, Биектау РҮХнә кадәр - 8 км.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үзгәртеп кору Россиядә 2021 елның гыйнварыннан башланды. 2024 елга кадәр аны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан төбәкләргә 500 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Программа, беренче чиратта, кече торак пунктларда һәм илнең ерак территорияләрендә яшәүчеләр өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International