Ташламалы транспорт карталарының эшен туктату турында

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинеты 2021 елның 17 ноябрендәге 1099 номерлы карары нигезендә, 2021 елның 22 ноябреннән 60 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарның, ташламалы транспорт карталарының эше тукталачак.

Вакцина алу һәм прививка ясатырга ярамаган кешеләрнең (медотвод турында QR-код белән раслана),  соңгы алты ай эчендә COVID-19 белән авырганнарның (авыру QR-код белән расланырга тиеш) транспорт картасы эше туктатылмаячак.

Ташламалы транспорт карталарын блокировкасын бетерү  АСОП  ГПТ операторының мәгълүматлар базасына блокировкалау өчен нигезләрнең булмау турында белешмәләр кергәннән соң 24 сәгать эчендә башкарыла.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге базасында QR-кодлар +79196930543 алу мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International