Актанышлылар сырхауханәдә ремонт эшләре төгәлләүне көтә

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Актаныш авылында поликлиника бинасының икенче катын капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнүгә таба бара. Объектның ачылуга әзерлеген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Актаныш РҮХ баш табибы Айдар Хаев бәяләде. Поликлиника - сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертелгән объектларның берсе. Финанслау күләме - 35 миллион сумнан артык. Медучреждениегә 28 845 кеше беркетелгән, көн саен аңа уртача 450 кеше йөри. Тәүлек буе эшли торган 125 койкага һәм 36 көндезге исәпләнгән стационар бар. Бина ярты гасырга якын - 1974 елда төзелгән булган.

Поликлинаканың инженер-техник коммуникацияләр алыштырылды, җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция системалары яңартылды, эчке отделка эшләре тәмамланды. Терапия, хирургия, йогышлы авырулар бүлекләре, хатын-кызлар һәм балалар консультацияләре тулысынча ремонтланды. Медицина ярдәмен 7 гомуми практика табибы, 6 тар белгечлек табибы, 3 участок терапевты, урта медицина персоналы - 57 кеше күрсәтә. Ремонт барышында «Дуслык сырхауханәсе - Татарстан стандарты» проекты тормышка ашырылды. Димәк, диагностика процедуралары (маммография, ЭКГ, ФЭГДС, УЗИ, рентген, лаборатор анализлар) узу өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Җәй азагында Актаныш РҮХдә, беренче катта, рентген компьютер томографиясе ачылды. Якындагы рентген компьютер томографы Яр Чаллы шәһәрендә 140 км ераклыкта урнашкан булган, бу диагностика өчен зур уңайсызлыклар тудырган. Җиһазлар сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына сатып алынган.

Быел Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 27 объектка капиталь ремонт ясалды: 20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе, 5 табиб амбулаториясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International