Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларына коронавирус йогышы, вакцинопрофилактика, дөрес сәламәт туклану, алкоголь һәм тәмәке эшләнмәләренең зыяны турында сөйләделәр. Вузга тематик брошюралар бүләк иттеләр, аларны студентларга, шул исәптән тулай торакта яшәүчеләргә тараттылар.