26 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен республика QR-кодын алырга мөмкин булган гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтте. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы бу документны ничек алырга икәнлеген аңлата.
1. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясатырга ярамаган (медотвод булган) затлар.
Республика QR-коды медотвод булганда яшәү урыны буенча поликлиникада бирелә. Аны участок табиб-терапевты рәсмиләштерә. Медотводның гамәлдә булу вакытын дәвалаучы табиб билгели.
2. Ике компонентлы вакцинаның беренче компоненты яки бер компонентлы вакцина белән узган затлар.
Республика QR-коды вакцинация вакытыннан 24 көн эчендә яшәү урыны (беркетелгән урын) буенча сырхауханәдә бирелә.
Әгәр кеше вакцинациянең беренче компонентын алган, ул белешмәне яшәү урыны буенча поликлиникада ала алачак. Моның өчен вакцинацияләүнең беренче этабын узу турында РФ Дәүләт хезмәтләре порталыннан мәгълүматны яки кәгазь белешмәне тапшырырга кирәк.
Поликлиникада прививканы ясаучылар шунда ук республика QR-кодын ала алачак. Вакцинацияләүнең мобиль һәм күчмә пунктларында код бирү каралмаган. Бу очракта вакөинаның беренче компонетын алган кешегә кәгазь белешмә биреләчәк, аның белән прививкалар ясау пункты хезмәт күрсәткән поликлиникада яисә яшәү урыны буенча поликлиникада республика QR-кодын алырга мөмкин булачак.
Башка төбәкләрдә вакцинацияләүнең беренче этабын узган татарстанлылар, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинацияләүнең беренче этабын узу турында мәгълүмат нигезендә, республика QR-кодын ала алачаклар.
Вакцинацияләүнең икенче этабын узганнан соң яки Спутник Лайт белән вакцинацияләүне узгач 21 көннән соң, республика QR-коды кирәкми, чөнки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында сертификат бирелә.
3. Хезмәт үтү урыннарында вакцинацияләнгән хәрби хезмәткәрләр.
Хәрби хезмәткәрләр яшәү урыны буенча берекетелгән поликлиникада республика QR-кодын ала ала. Моның өчен вакцинация узу турында кәгазь белешмә һәм хәрби билет күрсәтергә кирәк. Хәрби хезмәткәрләр өчен республика QR-коды икенче компонент кертелгәннән соң 6 ай вакытка бирелә, шуннан соң кабат вакцинация үтәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, QR-кодны формалаштыру модуле ТР ЭСМ ГИСын программа белән тәэмин итү кысаларында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнде, ул Татарстан Республикасының барлык дәүләт медицина оешмаларында һәркем файдалана ала. Система QR-код белән белешмәне формалаштырырга һәм бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Телефон камерасын бу кодка урнаштырганда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының электрон ресурсы ачылачак, анда кодның гамәлдә булу вакытын белергә мөмкин.
Әлеге код Татарстан Республикасында җәмәгать транспортында йөрү өчен файдаланыла ала һәм вакцинация турында сертификатны алмаштырмый.