1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

ВИЧ-йогышы ачыклануга 40 ел. Бу вакыт эчендә галимнәр вирусны өйрәнә, аның килеп чыгышын билгели, шулай ук ВИЧ белән кешеләргә тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә торган терапияне эшли алды. Вирус дөньяда таралуын дәвам итә, ВИЧлы кешеләр стигматизациягә һәм дискриминациягә дучар ителә.

Быел Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең төп темасы - "Тигезсезлекне бетерү. СПИД белән хушлашырга. Пандемияләрне туктатырга ". COVID-19 пандемиясе күрсәткәнчә, вирус белән көрәштә уңышка ирешү өчен аңа мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итәргә кирәк.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Спикерлар: кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова, СПИД үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин. Шулай ук матбугат конференциясе кысаларында «Мин төгәл беләм»республика журналист эшләре конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International