Бүген «Саба РҮХ» ДАССУда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе катнашында «медицина оешмаларын цифрлаштыру» программасы буенча күчмә киңәшмә булды. Татарстанга «Сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлы трансформацияләү компетенцияләре үзәге» федераль проектын координацияләү бүлеге җитәкчесе Юлия Мащенок һәм «Сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлы трансформацияләү компетенцияләре үзәге»федераль проектын координацияләү бүлегенең баш белгече Анатолий Шишкин килделәр.