Республика кан үзәгендә кышны «Космос безнең канда!» Бөтенроссия донор Марафоны кысаларында каршы алды.
Чарада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары да актив катнашты.
Донорлык бәйрәмен барлыгы 160га якын кеше хуплады, 148 кеше донор була алды, кан банкы 66 литрга тулыланды. Барысына да рәхмәт белдерәбез!