Татарстанда балалар-яшүсмерләр спорты һәм гимнастларда имгәнүләрне диагностикалау турында «Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе» Россия конгрессында сәламәтлек үзәгенең табиблары сөйләде

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда балалар-яшүсмерләр спорты һәм гимнастларда имгәнүләрне диагностикалау турында «Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе» Россия конгрессында сәламәтлек үзәгенең табиблары сөйләде.

«Республика сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ хезмәткәрләре «Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе» XVIII Россия онлайн-конгрессында докладлар белән чыгыш ясадылар.

Чара онлайн форматта үткәрелде. Конгресста Идел буе федераль округы, Мәскәү, Петербург шәһәрләреннән белгечләр, якын һәм ерак чит илләрдән галимнәр һәм табиблар чыгыш ясады.

Конференцияне оештыручылар - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе, ТР буенча Россия педиатрлар берлегенең Республика бүлеге һәм «ТР ССМ БРКХ» ДАССУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International