11 декабрьдә ел саен Бөтендөнья бронхиаль астмага каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Дөньяда эпидемиологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, 300 млн.тирәсе кеше бронхиаль астма белән авырый, Россиядә ул һәр 12 нче кеше. Еш кына астма балаларда да очрый.
Бронхиаль астма барлыкка килү сәбәпләре һәм аны кисәтү турында без КБМҮнең балалар поликлиникасы каршындагы муниципальара иммунопрофилактика кабинеты аллергологы-иммунологы, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгече Светлана Фәрхетдинова белән сөйләштек.
Яр Чаллыда бүгенге көндә 650 бала әлеге чирдән җәфа чигә. Светлана Эриковна, ни өчен астма барлыкка килә?
- Авыруның барлыкка килүендә нәселдәнлек, аллергеннар йогынтысы, газ сыман матдәләр һәм парларның тәэсире, шулай ук вируслар һәм бактерияләр аерым роль уйный. Кайбер затларда бронхиаль астма өянәген дарулар (еш кына ацетилсалицил кислотасы) һәм хәтта интенсив физик йөкләнеш тудыра ала.
- Бронхиаль астманы дәвалау принциплары нинди?
- Бронхиаль астма белән дәвалау берничә аспектка ия. Тын кысылу өянәге яки фаразланган физик йөкләнеш алдында-табиб билгели торган ингаляциясе кирәк. Дәвалау нигезе-ингаляцион глюкокортикоидларны куллану.
Бронхиаль астма өянәге вакытында иң мөһим чараларның берсе - "сулыш алу паникасын" бетерү. Авыру акрынрак сулыш чыгарган саен, аның шул кадәр күбрәк сулыш ала алуын аңларга тиеш. Кеше тын кысылудан курыкканга сулышны " т-т-т-т-т" авазын әйтеп чыгарырга тәкъдим ителә.
- Нинди профилактика чараларын үтәргә кирәк?
- Барлык чаралар да авыруны кузгатучы факторлар йогынтысын бетерүгә юнәлдерелергә тиеш:
- урын-җир кирәк-яракларын атна саен кайнар суда (55-60С) юу зарур.°;
- кемләмнәрне бетерү;
- пәрдәләрне юып торырга;
- йомшак уенчыкларны кайнар суда юыгыз яки вакыт-вакыт туңдырыгыз. Балалар йомшак уенчык кочаклап йокламасыннар;
- йорт хайваннары аллергеннары белән элемтәләрне киметү өчен чаралар үткәрегез;
- һава чистарткычлар файдаланыгыз;
- тәмәке тарту урыннарыннан качыгыз;
-тузан һәм башка чәч өчен спрей, буяулар, көчле исе яки теләсә төтен кебек факторларны әзәйтү, бетерү.