ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары журналистларга Республика медицина учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү турында сөйләде

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 2021 елда 1858 табиб эшли башлаган, шул ук вакыт эчендә дәүләт клиникаларыннан 1700е киткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.

«1858 килде, 1 700 табиб китте. Китүчеләргә караганда килүчеләр күбрәк булды. Без пенсия яшендәге кешеләр китүен, тагын бер өлеше башка төбәкләргә күчүен, шәхси медицина оешмаларына китүчеләр булуын билгеләп үтәбез», — диде спикер.

Шулай ук республикада 3356 урта медицина хезмәткәре эшкә урнашкан.

Илдар Фатыйхов, сәламәтлек саклау системасы өчен белгечләрнең уңай үсеше булуы мөһим, дип искәртте. Тулырак сылтама аша үтеп карарга мөмкин:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International