15 декабрьдә" Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында "Игелекле Татарстан" ( "Добрый Татарстан" ) волонтерлык өлкәсендә Республика премиясен тапшыру тантанасы булды.
"Урта махсус уку йорты каршындагы волонтерлык үзәге" номинациясендә Казан медицина көллияте җиңүче булды. Катлаулы шартларда көллият студентлары читтә калмады: директор Хисаметдинова Зөһрә Әнфәс кызы җитәкчелегендә 294 студент көн саен җайга салынган эш оештырылды, алар медицина оешмалары регистраторларына, шул исәптән колл - үзәкләргә чакыруларны кабул итүгә, фильтрларда термометрия уздыруга, Сovid-19 һәм реестрга прививкалар буенча мәгълүмат кертүгә җәлеп ителде. Күпьеллык хезмәткә югары бәя бирү һәм мондый әһәмиятле конкурста җиңү студентларны рухландырды, яхшы гамәлләр кылуда алга барырга этәргеч һәм мотивация булды.