Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе JCI статусын раслады

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

JCI - бу стандартлар җыентыгы, алар буенча медицина оешмаларында күрсәтелә торган медицина ярдәме сыйфатын бәялиләр. Әлеге стандартлар буенча аккредитация сәламәтлек саклау сыйфатының «югары дәрәҗәсе»н күрсәтә.  Бу бөтен дөньяда хастаханәләр өчен үзенә күрә «Оскар» премиясе.

2021 елның декабренә алынган мәгълүматларга караганда, дөньяда 938 клиника JCI аккредитациясе статусына ия. Шуларның 5се генә Россиядә.

4 клиника хосусый һәм Россия башкаласында урнашкан, бары тик бер генә дәүләт клиникасы - Татарстан Республикасы хастаханәсес - Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе.

2021 елның 16 декабрендә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе өченче тапкыр аккредитация статусын раслады һәм стандартларның 7нче версиясе буенча аккредитацияне узган Россиядә беренче клиника булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International