Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында Россиянең дәвалау һәм фәнни-тикшеренү оешмасы белгечләре белән хирургия хезмәтен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанга визит белән В. В. Вишневский исемендәге Милли медицина тикшеренү хирургия үзәгенең оештыру-методик бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, м.ф.д., профессор Сажин Вячеслав Петрович һәм н В. В. Вишневский исемендәге Милли медицина тикшеренү хирургия үзәгенең абдоминаль хирургия бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Станислав Валерьевич Берелавичус килде. Сәламәтлек саклау министрлыгында алар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшит улы Абашев белән очрашты. Җанлы, әмма бик конструктив әңгәмәдә хирургия хезмәтен оештыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Өч ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хирургия хезмәте Россия төбәкләре рейтингында 18дән 12нче урынга күчте. Татарстан Республикасында гомуми хирургларның кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү юллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International