Гастроэнтеролог татарстанлыларга яңа ел каникулларында саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга һәм алкоголь белән мавыкмаска киңәш итә

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел яллары алдыннан табиблар татарстанлыларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында искә төшерә.

Чаллы шәһәре 5нче шәһәр хастаханәсе табиб-гастроэнтерологы Юлия Афанасьева: "Мин Яңа ел бәйрәмнәрен безнең эштә иң киеренке чорларның берсе дип атар идем. Барысы да Яңа ел төнендә шампан шәрабенең бер бокалы белән генә чикләнми. Нәтиҗәдә, безгә алкогольле эчемлекләр белән агуланучы, хроник авырулар кискеләшү, имгәнүләр белән пациентлар эләгә. Өстәвенә, соңгы елларда яшьләр алкогольне энергетика белән болгатып, организмнарына зур зыян китерә».

Кызганыч яңа елда хәмер эчү күпләрнең гаилә традицияләренең бер өлеше булып санала. Балалар өлкәннәргә карап, киләчәктә шуны дәвам итә.  Югыйсә, спиртлы эчемлекләр кулланудан бөтенләй тыелырга мөмкин.

- Әгәр дә сез аз гына алкоголь кулланырга уйлагансыз икән, моны ач тамакка капмагыз. Газлы эчемлекләр, бигрәк тә энергетиклар белән бутамагыз. Газлар бергә агулану китереп чыгарырга мөмкин, - дип дәвам итте табиб. – Әгәр икенче көнне үзегезне начар хис итәсез икән, минераль суны күбрәк эчегез, контрастлы душ, сорбентлар кабул итегез. Хәл начарайган очракта, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итегез, яки ашыгыч ярдәм чакырыгыз.

Юлия Афанасьева Яңа ел каникуллары көннәрендә саф һавада күбрәк йөрергә (урманда яхшырак), балалар белән тимераякта, чаңгыда, чанада шуарга, бассейнда йөзәргә киңәш итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 30 декабрьгә кадәр «Алкоголь һәм аның суррогатлары белән агулануны профилактикалау» ункөнлеге уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International