Беренче балага пособиене ничек һәм күпме алырга?

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле ата-аналар!

«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль закон нигезендә, социаль яклау органнары тарафыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләүләр бирелә.

2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар айлык түләүгә хокуклы, әгәр:

Россия Федерациясе гражданлыгы булса;

Россия Федерациясе территориясендә даими яши;

гаиләнең җан башына уртача кереме 20 588 сумнан артмый (2020 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы икеләтә күләме).

2021 елда айлык түләү күләме – 9 713 сум (2020 елның 2 кварталы өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме).

Игътибар итегез, айлык түләү билгеләү өчен бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә, айлык түләү баланың туган көненнән башкарыла.

Айлык түләү бала бер яшькә җиткәнче билгеләнә. Бу сроктан соң граждан күрсәтелгән түләүне башта бала ике яшькә җиткәнче, ә аннары өч яшькә җиткәнче билгеләү турында яңа гариза бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International