Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ковид турында фильм тәкъдим итә

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа фильм тәкъдим итә. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең корреспонденты, сценарист, режиссер Станислав Назаров үзенең фикердәшләре белән бергә ковид турында «Надежды красных зон» ("Кызыл зоналарның өметләре") документаль фильмын төшерде.  Фильмда безнең арада булган хәлләр, төрле сәбәпләр аркасында ковид госпитальләрнең кызыл зонасына эләккән кешеләрнең тарихлары тасвирлана. Яңа инфекцияне кичергән пациентлар, аларның якыннары, туганнарын югалткан кешеләр үз кичерешләре, хис-тойгылары белән уртаклаша, һәм, әлбәттә, табиблар куркыныч чирне җиңәргә омтылуы турында сөйли. Фильмны сылтама буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International