Россиядә авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә фармлицензияләр бирү процедурасы гадиләштерелде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

2022 елның 1 гыйнварыннан РФда медицина оешмаларының аерым бүлекчәләренең фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү буенча үзгәрешләр үз көченә керде. Даруханәләре булмаган авыл торак пунктларында ФАПларда, амбулаторияләрдә, табиблык практикасы үзәкләрендә медицина хезмәткәрләре даруларны сата һәм халыкка ташламалы препаратлар җибәрә алачак. Элек моны фармацевтлар гына эшли ала иде. Хөкүмәт карарын Михаил Мишустин имзалады. Яңа кагыйдәләр буенча, мондый объектлар өчен фармацевтика һәм медицина эшчәнлеген бер үк вакытта лицензияләү рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International