КБМҮдә кесарь кисеме операцияләре кими

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген бөтен дөньяда кесарь кисеме көне билгеләп үтелә. 1794 елның 14 гыйнварында Америкада доктор Беннетт беренче тапкыр үзенең хатынына кесарь кисеме ясый. XVIII гасыр азагында анестезия дә, йогышсызландыру да булмаган. Хатын һәм аның баласы да исән кала. Бу беренче уңышлы кесарь кисеме була.

Кесарь кисеме бала табу өчен альтернатив ысул булып тора. Кесарь кисемгә берничә күрсәткечләр: соңгылыкның дөрес беркетелмәве, соңгылыкның вакытыннан алда кубу, аналыкка операция ясалган булу, яралгының урнашу урыны һәм башкалар.

Бүгенге көндә операцияне уздырганда анестезиянең гомуми һәм спиналь төрләрен кулланалар. Спиналь анестезия вакытында хатын-кыз берни дә сизми, әмма аңында була. Бу алым иң еш кулланыла.

Акушер-гинекологлар, анестезиологлар, неонатологлар, шәфкать туташлары-анестезистлар, операция шәфкать туташлары, акушеркалар, санитаркалар - кесарь кисеме вакытында  операция бүлмәсендә була. Менә шундый зур команда Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә сабыйга дөньяга килергә ярдәм итә.

- КБМҮнең перинаталь үзәгенә, нигездә, авыр акушерлык анамнезы булган хатын-кызлар килсә дә, безнең эшебез кесарь кисеме операцияләрен ел саен киметүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләде КБМҮнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International